2018 елның 11 апрелендә булган мәгълүматлар буенча, республикада куп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалар буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 46 151 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 10 927, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 248 гаилә кертелгән.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 35 453 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 5 862, Яр Чаллыда – 2 622 җир кишәрлеге теркәлгән.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 30 475 җир кишәрлеге бирелгән.