Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү.

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының 2 ноябрь, 2012 ел, № 73-ТРЗ «Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Законын  гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү үткәрү планлаштырыла. Чара 2018 елның 27 апрелендә сәг. 10 нан 14 сәгатькә кадәр «Татарстан халыклары дуслыгы Йорты» Дәүләт бюджет учреждениесендә (Казан ш., Павлюхин ур., 57) узачак. Күрсәтелгән чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Хокук идарәсенең Дәүләтнең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы - Хәбибуллин Рамил катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International