11.01.2012 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында, 30.12.2011 елда Татарстан Президенты Р.Н. Миннеханов каршында үткән киңәшмә беркетмәсен башкару максатыннан, Казан шәһәренең агач төзелеш сәнгате мәдәни мирас объектларын торгызу сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмә эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Казан шәһәре муниципаль милегеннән Татарстан Республикасы милкенә биреләчәк 3 җир кишәрлеге һәм 2 искергән хәлдәге буш торучы торак йорт – Каюм Насыйри урамы, 10 һәм Гладилов урамы, 46 адреслары буенча урнашкан агач сәнгате объектлары билгеләнде.
Билгеләнелгән җир кишәрлекләрендә бүгенге көндә юкка чыккан агач төзелеш сәнгате объектлары тарихи сурәтләр буенча яңадан торгызылачак, ә әйтеп үтелгән 2 торак йорт төзекләндереләчәк. Шул максатлар буенча киңәшмәдә каралган җир кишәрлекләре һәм объектлар Татарстан Республикасы милкенә күчереләчәк һәм ТР урман хуҗалыгы учреждениеләренә карамагына тапшырылачак.