Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын сату буенча бәясен арттыруга ачык аукцион үткәрелде.
Аукционга куелган 17 төрдәге автотранспорт чараларының, шул исәптән, үз илебездә җитештерелгән җиңел машиналар, ГАЗ, ВАЗ, УАЗ, автобуслар, тракторлар арасыннан 10 транспорт чарасы сатылды.
Башлангыч бәясе 637,6 мең күләмендә билгеләнгән транспорт чарасы 743,6 меңгә сатылды. Бу башлангыч бәядән 1,2 тапкыр артык. Сатудан алынган акча Татарстан Республикасы файдасына күчереләчәк.