10.05.2018 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә устав капиталында дәүләт өлеше булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта устав капиталында Татарстан Республикасының 50% өлеше булган 5 оешма: «Юл хәрәкәте иминлеге» АҖ, «Идел углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты » АҖ, «Татарстан роектлары» АҖ, «Урман транспорт компаниясе», «Буа МПП ТКХ (Инженерлык челтәрләре)» АҖ финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
Комиссия тарафыннан акционерлык җәмгыятьләр эшчәнлегенең зыянга эшләү сәбәпләре каралды һәм күрсәткечләрен яхшырту буенча рекомендацияләр бирелде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча бу оешмалар эшчәнлеген контрольдә тотуны дәва итәргә һәм ситуацияләр начарайган очракта аларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен өстәмә карарга дигән карар кабул ителде.