Еллык җыелышта кадастр инженерлары эшчәнлегенең төп проблемалары каралды

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә “Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе” үзкөйләнешле оешмалар әгъзаләренең гомум җыелышы булды. Анда 2017 елга эш нәтиҗәләрен караудан тыш алдагы елга эш Планы да расланды.

Җыелыш барышында кадастр инженерлары эшчәнлеге проблемалары кузгатылды. Җир кишәрлеге чикләрен килештерү актларын тапшыру, техник һәм межалау планнарын ясау, межалау өчен геодезия пунктлары турында мәгълүмат алу процедуралары, кадастр инженерының шәхси кабинеты эше, кадастр инженерлары эшчәнлеген тикшерү сораулары каралды. Чара кысаларында барлык теләүчеләр дә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм ТР буенча Росреестр идарәсе белгечләренең махсус белемле җавапларын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International