ТР Бәяләүчеләр союзы тарафыннан “Сәламәтлек территорияләреннән – изгелек территорияләренә” дип аталган социаль проекты буенча Чистай шәһәрендәге “Елгачылар Бистәсе” ТОС №7 “Бригантина” мәйданчыгы территориясен торгызу эше дәвам итә. Бу эштә микрорайондә яшәүчеләр, оешма коллективлары, һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары актив катнашалар. Мәйданчыкта ветераннар, депутатлар белән очрашулар, балалар бәйрәмнәре үткәрелә.
Яшь булачак елгачыларның флот һәм судноларны төзекләндерү заводы ветераннары белән очрашу кичәсе аеруча истә калырлык. Традиция буенча бу очрашулар җылы һәм дуслык атмосферасында духовой оркестр катнашында уза. “Психолог-педагогик үзәк” тарафыннан балалар өчен уздырылган спорт бәйрәме дә бик күңелле үтте. Балалар осталыкларын, җитезлекләрен һәм көчләрен күрсәттеләр. “Диңгез” викториносында, “Диңгез сугышында” актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да баллы күчтәнәчләр алдылар. Шулай ук мәйданчыкта халыкның җирле Совет депутатлары белән очрашуы да уздырылды. Депутатлар ТОС сайлаучыларына яшәүче халыкның теләкләрен үтәү нәтиҗәләрен җиткерделәр, киләчәккә планнарын җиткерделәр һәм халыкның тәкъдимнәрен, теләкләрен тыңладылар.
Исегезгә төшерәбез, ТР Бәяләүчеләр союзы “Сәламәтлек территорияләреннән – изгелек территорияләренә” дип аталган социаль проекты буенча республика грантлар конкурсында җиңде һәм инде март аенда Чистай шәһәрендәге “Елгачылар Бистәсе” ТОС №7 “Бригантина” мәйданчыгы территориясен торгызу эшен башлап җибәрде. Алда - "Елгачылар көне" һөнәри бәйрәмендә төзекләндерелгән мәйданчыкны ачу бәйрәме.