Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Универсиада авылы территориясендә француз инвесторларын урнаштыру сораулары буенча “Содексо ЕвроАзия” компаниясе вәкилләре белән очрашу үткәрелде.
Инвесторлар тарафыннан XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада – 2013 кысаларында Универсиада авылы территориясендә туклануны оештыру буенча хезмәт күрсәтүне башкару планлаштырыла.
Киңәшмәдә арендалау шартнамәләре төзү процедурасы сораулары буенча аңлатмалар бирелде һәм алдагы көннәрдә үзара хезмәттәшлек итү сораулары буенча фикерләр алышынды.