Бүген КФУ ның Икътисад, идарә һәм финанслар институты мәйданында бәяләү өлкәсендә квалификация имтиханнары башланды. Ул Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 300 дән артык бәяләүчене җыйды. Аларның күбесе үзләренең квалификацияләрен бәяләү өлкәсендәге яңа юнәлешләр буенча тулыландыралар. Узган елны 848 гариза кабул итеп, Казан һәм Казан федераль университеты имтиханнар үткәрүче өч мәйданның берсе булды.
Башка шәһәрдә торучы бәяләүчеләр игътибарына: Имтиханнар КФУ ның Икътисад, идарә һәм финанслар институтында С405 аудиториядә, Бутлеров ур., 4 адресы буенча үткәрелә.