ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы сайлаучылары белән очрашты.

2012 елның 1 феврале, чәршәмбе

       2012 елның 31 нче гыйнвар көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы сайлаучылары белән очрашты.

       Очрашу Минзәлә мәдәният йортында “Киләчәкне без үзебез сайлыйбыз” темасы буенча форум төрендә оештырылган иде. Район яшьләре катнашында үткәрелгән форумда авыл советы җитәкчесе, укытучылар, Минзәлә районының мактаулы гражданы, яшьләр бүлеге вәкиле һәм яшь ана чыгышлары тыңланылды. Алар барысы да сайлауларда актив катнашырга чакырдылар. Очрашуда барлыгы 500 дән артык кеше катнашты.

       Чара барышында сәнгать һәм спорт чыгышлары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International