2018 нче елга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 28.08.2017 г. №1958-р (25.09.2017 г. №2171-р үзгәрешләре белән) боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы җирләренең дәүләт кадастры бәяләве үткәрү планлаштырылды.
Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы җирләренең дәүләт кадастры бәяләве эшләрен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Дәүләт кадастр бәяләве үзәге” ДБУ башкара.
2018 нче елның 25 маенда бюджет учреждениесе тарафыннан аралык исәп-хисап документларын формалаштыру эше төгәлләнде һәм тикшерү өчен хокук теркәү органнарына җибәрелде.
Исәп-хисап документлары тиешле таләпләргә туры килгән очракта аралык исәп-хисап документлары кадастр бәясен билгеләү белән бәйле кимчелекләрне тапшыру өчен 60 көнгә дәүләт кадастры бәясе мәгълүматлары фондында урнаштырылачак.