Күчемсез милек реестрында хокуклы хуҗалары турында мәгълүматлар булмаган очракта җир кишәрлекләре кадастр исәбеннән төшерелергә мөмкин

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

2008 нче елның 1 нче мартына кадәр исәпкә алынган җир кишәрлекләренә хокук турында мәгълүматлар юк икән, алар исәптән төшерелә. Федераль законнар таләпләре шундый. Дәүләт масштабындагы бу эш файдаланылмый торган яки нәтиҗәле файдаланылмый торган җирләрне ачыклауга һәм хуҗалык әйләнешенә җибәрүгә юнәлтелгән.

Татарстанда бүгенге көндә шундый 17 мең җир кишәрлеге барлыгы ачыкланды. Киләчәктә бу җирләр муниципалитетлар тарафыннан башка кешеләргә бирелергә мөмкин. Ләкин башта теркәү урыны җир хуҗаларын планлаштырылган гамәлләр турында искәртә.

Әгәр күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында җир кишәрлеге турында мәгълүматлар бар, ләкин хокуклы хуҗасы турында мәгълүматлар юк һәм ул җирдә төзелгән йорт икән, хакимият органнарына хокукны билгеләүче документларны сорап хат җибәрелә. Әгәр 3 ай дәвамында хокукны билгеләүче документлар юклыгы турында хәбәр килә икән, мондый җир кишәрлеге исәптән төшерелә.

Әгәр дә җир кишәрлегендә күчемсез милек объекты урнашкан икән, бу очракта хокук турында мәгълүматларны кертү турында искәрмә җир хуҗасына җибәрелә. Ярты ел дәвамында хокукны теркәү турында гариза бирелмәгән очракта, җир кишәрлеге исәптән төшерелә.

Барлык кагыйдәләр буенча теркәү өчен Күп функцияле үзәкләргә хокукны теркәү турында гариза һәм җир кишәрлегенә хокукны раслаучы документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр андый документлар булмый икән, дәүләт хакимияте органнарына яки җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International