ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җир кишәрлекләрен теркәүдә ярдәм итә

2018 елның 1 июне, җомга

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгаручы компанияләр өчен җир кишәрлекләре теркәүдә, шул исәптән кирәкле объектлар төзү өчен яраклы категорияләргә күчерүдә ярдәм итә.

2018 нче елның 5 ае дәвамында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 222 га булган 125 авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 54 карар чыгарды, шуларның:

- В.Д.Шашин ис.  «Татнефть» ГАҖ өчен – 24 карар;

- кече нефть компанияләр өчен – 26 карар;

- «РИТЭК» АҖ өчен - 4 карар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International