02.06.2018 “Акчарлак” спорт сараенда Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлары үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасын Олег Масленков (режимлы-яшерен хезмәт), Зөлфәт Галәүтдинов (Хокук идарәсе), Равил Хәсәншин (кадастр мөнәсәбәтләрендә хокукый тәэмин итү бүлеге) һәм Алмаз Мөбәрәкшин (җир сораулары буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итүне оештыру бүлеге) якладылар.
Ярышлар 4*50 эстафета формасында ирекле стильдә үтте.