Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 34,2 миллион сум керде.

2012 елның 6 феврале, дүшәмбе

       Бүген, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткәрелгән чираттагы планлаштыру киңәшмәсендә республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 34,2 миллион сум акча керде. Бу, 2012 елга куелган планның 3,7 % ын тәшкил итә. Белешмә өчен, узган елның әлеге вакытында 24,4 миллион табыш кергән булган.

       Шул исәптән, 2012 елның гыйнвар аенда статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 2,2 миллион сум - план 3,8 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 16,7 миллион сум – план 7,5% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 13,84 миллион сум – план 30,8 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 1,4 миллион сум акча кергән – план 8,2% ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International