Күчемсез милекнең кадастр бәясе турындагы мәгълүматларны алу ысуллары турында

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Кадастр бәясе җиргә һәм мөлкәткә төбәк хакимиятләре салым салу турында карар кабул иткән Россия субъектларында юридик һәм физик шәхесләргә салым исәпләү өчен үлчәм базасы булып тора. Моннан тыш, кадастр бәясе турындагы мәгълүмат тагын күчемсез милек белән башка төрле операцияләр башкару өчен кулланылырга мөмкин, мәсәлән, аренда теркәгәндә.

Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милекнең кадастр бәясе турында мәгълүмат алуның берничә ысулы бар. Аны Росреестр сайтында (https://rosreestr.ru) алырга мөмкин. Андый өземтә 3 көн дәвамында бушлай бирелә. Күчемсез милек хуҗалары үзләре милкендәге объектларның кадастр бәясен тиз генә Росреестр сайтында шәхси кабинетта белә алалар.

Күчемсез милекнең кадастр бәясе турында мәгълүматны тиз генә Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестры ФГИС сервисы аша соратып алып була.

Моннан тыш, шулай ук Росреестр сайтындагы “online режимда күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат” сервисы аша да белергә мөмкин.

Кадастр бәясе нәтиҗәләре белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (http://mzio.tatarstan.ru/rus/deystvuyushchie-rezultati-gosudarstvennoy.htm) сайтында да танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International