Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мәнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев белән “Ялкын” журналы вәкилләре һәм аның актив укучыларының җылы очрашуы үзды. Очрашуга республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән журналист булырга хыялланган һәм бүгенге көндә журнал белщн хезмәттәшлек иткән 8-11 сыйныф укучылары килделәр.
Очрашу барышында Азат Хамаев барлык кунаклар белән танышып чыкты, аларның кайдан килүе, ничәнче сыйныфта укуы, нәрсәләр белән кызыксынулары турында сорашты. Балалар төрле булып чыктылар: Казаннан Энҗе җырларга ярата, Арчадан Рүзәл төрле тамаларга статьялар яза, ә Сарманнан Резидә игенчеләр гаиләсендә туып үскән һәм әти-әниләре белән бик горурлана. Гомумән, балаларның барысы да журналистлык һөнәрен яраталар. Кунаклар белән танышып чыккан соң Азат Хамаев үзе турында сөйләп китте: балачагы турында, мәктәптә ничек укыган, нәрсә турында хыялланган, ничек уңышка һәм максатларына ирешкән. Очрашу барышында булачак журналистлар министрга кызыксынган сорауларын бирделәр, аның тормышы турында күп кызыклы әйберләрне белделәр, шулай ук файдалы киңәшләр дә алдылар. Аларның, тормышка ничек уңышка ирешеп була, дигән сорауларына министр: “Әйбәт укырга, тырыш булырга, олылар сүзенә колак салырга һәм иң мөһиме – кешелекле булып кала белергә кирәк!” -дип җавап бирде.
Очрашудан соң министр урынбасары Рөстәм Шәмеев “Ялкын” журналының балалр редколлегиясе вәкилләре белән министрлык буенча экскурсия уздырды. Ул анда министрлык эшчәнлеге турында сөйләде.