ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру дәүләт программасында катнашалар

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” дәүләт программасында катнашалар. Бу Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр биналарындагы булган яктылык приборларын энергияне сак тоту приборларына алыштыруны күздә тота. Бүгенге көндә 60% прибор алыштырылды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр “Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында мәгълүмат” модулендә теркәлде. 2017 ел өчен Энергияне сак тоту буенча декларация “Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында мәгълүмат” модулендә тутырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International