Авыл хуҗалыгы җирләрен арендалау буенча эш төркеме утырышы узды

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының эш төркеме тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен арендалау бәясен бәяләү буенча бәяләүчеләр өчен методик рекомендацияләр проекты турында сөйләшенде. Бу сорау республикадагы авыл агросәнәгать секторында товар җитештерүчеләр өчен актуаль булып тора. Продукциянең үзкыйммәте үсү фонында авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланган өчен югары аренда түләве әһәмиятле факторларның берсе булып тора. Экспертлар Партнерлык Идарәчелеге тарафыннан расланырга тиешле проектка тәкъдимнәр керттеләр.

Экспертлар белән беррәттән утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International