Азат Хамаев Минзәлә ветераннары Советы Пленумында катнашты.

2012 елның 15 феврале, чәршәмбе

       Бүген Минзәлә шәһәре балалар иҗаты Йортында Минзәлә районы муниципаль районы ветераннары Пленумы уздырылды. 70 кә якын ветеран һәм авыл Советы җитәкчеләре район кураторы – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белән берлектә район күләмендәге борчыган сорау һәм мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары турында сөйләштеләр. Сорауларның күбесе авыл хуҗалыгы җирләре, коммуналь хуҗалык эшләре һәм күп балалы гаиләләргә җир бирү мәсьәләләренә кагылышлы иде.

       Очрашуда шулай ук 4 мартта булачак сайлауларны оештыру сораулары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International