ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 27 нче июль көнне, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә һәм дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеше секторы мөдире Андрей Беденьгов һәм КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнашында “Татарстан Рспубликасының муниципаль берәмлекләре милкендәге муниципаль мөлкәт белән идарә итүне оештыру” темасы буенча муниципаль хезмәткәрләр стажировкасы ачылды.

Стажировкада Кама Тамагы муниципаль районының икътисади сораулар буенча Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Хәбибуллина, Тәтеш муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Мария Храменкова, Мамадыш муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе ЛенарХадиуллин, Бөгелмә муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Хисмәтуллин.

Стажировка программасына Министрлыкның мунипаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлеген оештыру сораулары, шулай ук практик эшчәнлек барышында килеп чыккан актуаль һәм проблемалы сораулар кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International