ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды

2018 елның 29 июне, җомга

Чираттагы Иҗтимагый совет утырышын Совет рәисе Рәшит Әбашев ачып җибәрде. Ул кыскача көн тәртибе белән таныштырды, элек бирелгән йөкләмәләрнең үтәлешенә тукталды.

Аннан соң дәүләт хезмәте күрсәтү өлкәсендә иҗтимагый контроль функцияләренең тормышка ашырылуы турында Совет әгъзасы, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артур Мостаев сөйләде. Ул иҗтимагый контрольнең төп юнәлешләрен, шул исәптән дәүләт сатып алулары, азык-төлек һәм экологик иминлек, торак-коммуналь хуҗалык, сыйфатны бәйсез бәяләү турында таныштырды. Аның тарафыннан җентекләп эшләнгән Иҗтимагый  контроль регламенты күрсәтелде.

Аннан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы муниципаль районнарына коррупциягә каршы гамәлләр сораулары буенча республика эксперт төркеме составында бару нәтиҗәләре белән Берләштерү бүлеге башлыгы Гүзәл Насыйбуллина чыгышы тыңланылды.

Ведомствоның коррупциягә каршы программасының үтәлеше турында Министрлыкның коррупциягә каршы эш өчен җаваплы хезмәткәре Дарья Проценко чыгыш ясады.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының структур подразделениеләре хезмәткәрләре һәм чыгыш ясаучылар утырыш темалары буенча актив катнашып утырдылар, Иҗтимагый совет әгъзаләренең сорауларына җаваплар биреләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International