Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры, “ТР Бәяләүчеләр союзы” коммерциячел булмаган партнерлыкның Күзәтүчән советы рәистәше Азат Хамаев исеменә Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановтан Рәхмәт хаты килде. Хатта, аерым алганда, ТР Бәяләүчеләр союзына “Сәламәтлек территориясеннән – изгелек территориясенә” социаль-юнәлешле проктны тормышка ашырган өчен рәхмәт белдерелә.
Проектны тормышка ашыру барышында “Бригантина” микрорайонында яшәүчеләрнең коммуникацияләр мәйданын ясау һәм җилкән макетын, утыргычларны, сәхнә элементларын алыштыру һәм төзекләндерү эшләре башкарылды, “Елгачылар көне”ен билгеләп үтү өчен акча бүленеп бирелде, диелә хатта. Әйтеп үтү мөһим, ТР Бәяләүчеләр союзы элегрәк “Сәламәтлек территориясен киңәйте” проекты буенча откан ТР КМ гарнтын тормышка ашырып Водников бистәсендәе балалар спорт-уен мәйданчыгы төзелешендә катнаштылар.
Муниципаль район башлыгы тормышка ашырылган проектларның тарихи истәлекләрне саклауда мөһим өлеш кертүен азсызыклады.