Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 30 нчы июнь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 236,15 миллион сум акча керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында буджет бурычы 63,7 %ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 45,43 миллион сум - план 55,7 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 36,62 миллион сум – план 55,2 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 1,35 миллион сум – план 56,5 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 25,85 миллион сум – план 103,4 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 3,10 миллион сум акча кергән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 60,6 миллион сум табыш кергән– план 98,8 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 35,30 миллион сум – план 33,2 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 22,69 миллион сум - план 97 % ка үтәлгән.