Россия Федерациясе Президенты «Аерым юридик затлар тарафыннан башкарыла торган товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр турындагы» 18.07.2011 № 223-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны һәм “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтү сатып алу өлкәсендә контракт системасы турындагы” 05.04.2013 № 44-ФЗ Федераль законны имзалады.
Федераль закон 2018 нче елның 21 июне көнне Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан хупланылды.
Федераль закон белән дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләренең сатып алуны башкару тәртибе гадиләштерелә. Аерым алганда, аларга сатып алуларны бюджет чараларыннан башка башкару хокукы бирелә.