Татарстан республикасы милкендә булган күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе

       Узган атнада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Татарстан республикасы милкендә булган күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды. Комиссия утырышында 3 муниципаль берәмлек тәкъдиме каралды:

       Алабуга муниципаль районының  Алабуга шәһәре Казан урамында урнашкан “Александров паркы” объектын муниципаль милеккә күчерү;

       Сарман муниципаль районы Кавзияков авыл җирлегенең Кавзияково авылы, Совет урамында урнашкан 66В һәм 14А биналарын муниципаль милеккә күчерү;

       Нурлат муниципаль районының Тюрнясево авылы җирлегендә урнашкан 9 күчемсез милек объектын муниципаль милеккә күчерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International