Нефть саммиты гадәттәгечә Карабаш поселогында, «Нептун» ял базасында узды.
Чара республикада ел саен 2001 елдан бирле уздырыла.
Быел пленар утырыш «Кеше капиталы – Татарстан Республикасы нефть –газ комплексының технологик алгарышы базисы» темасына багышланды.
Модераторы – «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов.
Пленар сессиядә Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, «Нефтеконсорциум» генераль директоры Фәнис Вәлиев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.
Нефть компанияләре җитәкчеләреннән гайре, саммитта катнашу өчен шулай ук республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, федераль ведомстволарның Татарстан Республикасы буенча идарәләре җитәкчеләре, районнар һәм шәһәрләр башлыклары, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләренең топ-менеджменты чакырылган иде.
Пленар сессия башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар экспозиция белән таныштылар, анда Татарстан нефть тармагының инновацион проектлары тәкъдим ителде.
Махсус күргәзмәдә «Татнефть», РИТЭК, «Кварт», «Нефтех», ЭЛКАМ, ТатПромХолдинг, ТАПАРТ, «НПФ Пакер», Бөгелмә механика заводы, шулай ук Казан федераль университеты катнашты.