2012 елның 28 нче февраль көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә «ТАТ-АВИА» ябык акционерлык җәмгыяте директорлары Советы утырышы булып узды.
Директорлар Советы утырышында халыкара программалар буенча ЕАО «Болгериан Еъруейз Груп» генераль директор урынбасары Владимир Щърбанов, АҖ «ТЕХНОИМПОРТЭКСПОРТ» башкарма директоры Иван Тодоров, ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты төп киңәшчесе Лилия Сафина катнаштылар. Утырыш эшендә шулай ук ЕАО «Болгериан Еъруейз Груп» башкарма директоры Пламен Атанасов һәм башка чакырулы вәкилләр катнашты.
Көн тәртибендә Җәмгыятьнең 2011 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап һәм 2012 елга куелган үсеш планы каралды, һәм бертавыштан кабул ителде.
Моннан тыш, файдаланылмый торган җиһазны, металлдан эшләнелгән әйберләрне үтилләштерү, шулай ук «ТАТ-АВИА» ябык акционерлык җәмгыятенең бүлендек предприятиеләре территориясендә җәмәгатьчелек туклану нокталары урнаштыру буенча сораулар каралды.