Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018 нче елның 03 июле көнне Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы белән кабул ителгән һәм 2018 нче елның 13 июле көнне хупланылган 19.07.2018 №212-ФЗ «Уман хуҗалыгы кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларынаурманнарны җитештерү һәм урманчылыкны үрчетү өлешенә үзгәрешләр кетү турындагы» Федераль законны имзалады.
Федераль закон белән Россия Федерациясенең Урман кодексына, Россия Федерациясенең Җир кодексына һәм «Тирә-юнь мөхитны саклау турындагы» Федераль законга урманнарны саклап калуга юнәлтелгән үзгәрешләр кертелә.
Урманнарны саклау принцибы, шул исәптән аны саклау, яклау, җитештерү һәм урманчылыкны үрчетү, Россия Федерациясенең урман игълан ителә, аңа Россия Федерациясенең урман мөнәсәбәтләрен көйләүче барлык норматив хокукый актлары нигезеләнергә тиеш.
Россия Федерациясенең Урман кодексы урман фонды җирләрен, шулай ук алар составына кертелгән урман һәм урман булмаган җирләрне билгеләүче нигезләмәләр белән тулылындырыла. Аерым алганда, урман җирләре дип урман, урманны торгызу өчен билгеләнелгән җирләр аталалар. Шулай ук урманны һәм урманны янгыннан саклау өчен салына торган урман ызаны киңлеген саклау чаралары да билгеләнелә, һ.б. күп кенә үзгәрешләр кертелә.