2018 нче елның 24 нче июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчеләренең дәүләти-шәхси партнерлык буенча Берләшкән милләтләр оешмасының Европа икътисади комиссиясе делегациясенең Татарстан Республикасына килүе кысаларында эшлекле очрашуы узды.
Киңәшмә катнашучылары Татарстан Республикасында дәүләти-шәхси патнерлыкны тормышка ашыру сораулары турында сөйләштеләр. Җыелучылар каршында Берләшкән милләтләр оешмасының Европа икътисади комиссиясенең сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек бүлегенең хезмәттәшлек һәм партнерлык секциясе башлыгы г-н Вильям Гамильтон Джеффри, Берләшкән милләтләр оешмасының Европа икътисади комиссиясенең дәүләти-шәхси партнерлык буенча белгечләр бюросы рәисе урынбасары, Россия Федерациясе вәкиле Хафиз Салихов, Татарстан Ресубликасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Очрашу барышында В делегация вәкилләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар, шулай ук җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясе хакимияте дәрәҗәсендәге мөлкәти һәм вәкаләтле чикләү аралыгы сораулары буенча, кечеһәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, концессия килешмәләрен тормышка ашыру, социаль проектларны тормышка ашыру һәм башка күп төрле сораулар буенча да мәгълүмат алдылар.
Очрашу ике як өчен дә файдалы, эчтәлекле үтте.