Сайлау алды кампанияләре үткәрү кысаларында, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы хезмәт коллективлары белән очрашты.

2012 елның 29 феврале, чәршәмбе

       Сайлау алды кампанияләре үткәрү кысаларында, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, 2012 елның 12 февраль көнне Минзәлә шәһәре Мәдәният йортында үткәрелгән форумда катнашты. Форумда Минзәлә шәһәренең 30 оешма һәм предприятиеләреннән  килгән 500 ләп кеше катнашты. Чарада катнашучылар арасыннан күп еллык хезмәт тәҗрибәсе туплаган укытучы, врачлар һәм башка төрле һөнәр ияләре чыгыш ясадылар. Алар чыгышларында илнең бүгенге җитәкчеләренең кешелек тормышын яхшырту өчен барлык уңайлы шартлар тудыруга күп көч куюларын азсызыкладылар һәм барлык кешене дә сайлауларда катнашуга өндәделәр.

       Бу атнаны Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районының тагын 7 предприятиесендә хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде. Ул эшчеләрне Татарстан Республикасының социаль-икътисади һәм иҗтимагый-политик үсеше белән таныштырды. Шулай ук республика Хөкүмәтенең алдагы елларга куелган бурычлары турында сөйләп үтте. Үткәрелгән очрашуларда 600 дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International