Муниципаль берәмлекләр милкендә булган гидротехник корылмаларны инвентаризацияләү

2018 елның 27 июле, җомга

27.08.2018 көнне Татарстан Республикасы җитәкчелеге йөкләмәсе нигезендә  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль берәмлекләре милкендә булган гидротехник корылмаларны тиешле торышка китерү һәм карап тору сораулары буенча видеоконференция форматында республиканың аерым муниципаль берәмлекләре белән киңәшмә үткәрелде. ТР Министрлар Кабинетының 14.11.2014 № 2298-р боерыгы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре гидротехник корылмаларны инвентаризацияләүне төгәлли. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча бүгенге көнгә муниципаль берәмлекләр милкендә булган барлыгы 711 гидротехник корылма исәпләнә, шуларның 688 е (96,76%) дәүләт кадастры исәбендә.

Шул сәбәпле хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан гидротехник корылмалар буенча актуаль мәгълүмат җыю башкарыла.

Киәшмә нәтиҗәләре буенча  республиканың аерым муниципаль берәмлекләренә гидротехник корылмаларны дәүләт кадастры исәбенә кую эшен төгәлләү һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына актуаль мәгълүматларны вакытында тапшыру тәкъдим ителде.

Гидротехник корылмалар буенча актуаль мәгълүмат җыю төгәлләнү белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан мәгълүматлар аларны карап тотуга китәчәк финанслар күләмен исәпләү өчен “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге” ДБУ адресына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International