Татарстанда күп балалы гаиләләргә 31 302 җир кишәрлеге бирелде

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

2018 елның 25 июль көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 47 364 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә –      11 285, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 288 гаилә исемлеккә керде.

   Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 36 139 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. 

    Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның  муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә  31 302 җир кишәрлеге бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International