Вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.

2012 елның 5 марты, дүшәмбе

       2012 елның 2 марты көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану һәм җиргә хокукны теркәүне тәэмин итү бүлеге җитәкчесе;

·        җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

·        бәяләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

·        Мөлкәт идарәсенең торак-коммуналь  хуҗалык, күчемсез милек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

·        Хокук идарәсенең дәүләт мөлкәте мәнфәгатьләрен яклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты.

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 13 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

·        Пырышев Александр Михайлович;

·        Шәйхетдинова Анастасия Юрьевна;

·        Ганиев Илнур Зөфәр улы;

·        Альмукова Инна Наил кызы;

·        Бурцева Регина Рөстәм кызы конкурста җиңеп чыктылар.

 

       Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International