Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 411,57 миллион сум салым булмаган табыш керде

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 31 нче июль торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 411,57 миллион сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында буджет бурычы 54,5 %ка үтәлде.    

Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 52,95  миллион сум - план 64,9 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 42,13 миллион сум – план 60,4 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 1,66 миллион сум – план 70 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 26,13 миллион сум – план 104,5 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 3,10  миллион сум акча кергән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 60,6 миллион сум табыш кергән– план 98,8 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 196,9  миллион сум – план 185,2 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 22,8 миллион сум - план 97,9 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International