2011 елның 18 нче ноябрендә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүне караган “ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” Закон кабул ителгән иде. Әлеге Закон 2011 елның 26 нчы декабрендә гамәлгә керде.
Законның 32 маддәсенең 3 нче пункты нигезендә муниципаль милектәге, шулай ук дәүләт милкендәге җир кишәрлекләре Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яше тулмаган өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә бирелә.
Җир кишәрлекләре гариза бирүченең даими тору урыны белән бәйле рәвештә җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан күп балалы гаиләләргә бирелергә тиешле җир кишәрлекләре мониторингы алып барыла. Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округлары башлыкларына күп балалы гаиләләргә бирелергә тиешле җир кишәрлекләрен формалаштыру буенча мәгълүматларны бирү турында хатлар җибәрелде.
Әлеге законны тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан гариза формалары һәм бушлай җир кишәрлекләре алуга хокукы булган гражданнар исемлекләрен әзерләү тәртибе расланылды. Шулай ук ТР Министрлар Кабинетының №88 07.02.2012 карары белән әлеге Закон нигезендә җир кишәрлеге бирелгән күп балалы гражданнарны Реестрга кертү тәртибе расланылды.
Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә дәүләт хезмәте күрсәтү сайтында барлык белешмә мәгълүмат кертү белән гаризаларны электрон формада кабул итү гамәлгә кертелде.
Күп балалы гражданнар җир кишәрлекләрен алу турындагы гаризаларын электрон формада Татарстан Республикасының муниципаль һәм дәүләт хезмәте күрсәтү сайтына кереп бирә алалар: http://uslugi.tatar.ru.
Бүгенге көндә Питрәч муниципаль районының 15 күп балалы гаиләсе җир кишәрлекләре алу бәхетенә иреште.