Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 10715 гариза кабул ителгән.

2012 елның 13 марты, сишәмбе

       Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү сораулары каралды.

       Бу елның 12 нче мартына Татарстанда 10175 гаиләдән гариза кабул ителгән. Шуларның 986 (9,2%) сы Интернет-портал аша килгән. Барлык кабул ителгән гаризаларның 88 %ы җир кишәрлекләрен шәхси йорт төзү өчен язылган.

       Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше буенча бүгенге көндә уңай күрсәткечләр дә бар. Питрәч районында 15 гаиләгә йорт төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International