Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде

2018 елның 24 августы, җомга

Дәүләт Думасы тарафыннан 03.08.2018 N 340-ФЗ "Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон кабул ителде.

Имзаланган Федераль закон шәхси торак төзелеше, дәүләт төзелеш күзәтүе, проект документларын экспертизалау, төп төзелеш объектларын һәм рөхсәтсез төзелешләр  өлкәсендәге законнарны камилләштерүгә юнәлтелә.

Аерым алганда, Федераль закон тарафыннан:

  • шәхси торак төзелеше объектына төгәллек кертелә;
  • шәхси торак төзелеше объектлары төзелешенә бердәм таләпләр билгеләнелә;
  • шәхси торак төзелеше объекты һәм бакча йортлары төзелешен  башлау һәм төгәлләүне хәбәр итү тәртибе кертелә;
  •  төзелешкә рөхсәт бирүгә вәкаләтле органнарга  шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортлары төзелеше төгәләнү турында  хокукларны теркәү органнарына торгызылган объектны дәүләт кадастры исәбе һәм дәүләт хокук теркәү турындагы гаризаны җибәрү вазыйфасы кертелә;
  • Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы төп төзелеш объектларын җимерү тәртибен җайга салучы яңа бүлек белән тулыландырыла, һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International