Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы узды

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

2018 нче елның 29 августында Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә  Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышында  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 25.11.2014 № 2607-р боерыгы  белән расланган ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының  Татарстан  Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы гамәлләр политикасын тормышка ашыру буенча программасын 2018 елның 1 яртыеллыгында үтәү, Татарстан Республикасы милкедәге җир кишәрлекләре һәм дәүләт милкенең максатчан кулланылышы, РФ Президенты Указы белән расланган коррупциягә каршы көрәшнең милли планы, шулай ук коррупциягә каршы гамәлләр буенча Республика эксперт төркеме составында Татарстан Республикасының муниципаль районнарына бару нәтиҗәләре буенча сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International