2018 елның 3сеннән 12 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында «Экстремизмга – Юк!» декаднигы үтә. Декадник Татарстан Республикасында милләтара килешүне ныгыту, шулай ук терроризм һәм экстремизмны профилактикалау,экстримизм һәм терроризм идиологиясе тууга каршы юнәлтелгән иҗтимагый фикерне формалаштыру максатыннан үткәрелә.
«Экстремизмга – Юк!» декаднигы кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасы фойесында бу тематикага багышланган махсус стенд булдырылды.