2018 нче елның II кварталы өчен ТР муниципаль унитар предприятиләр эшенә йомгак ясалды

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

2018 нче еның 5 сентябре көнне Тр җир һәм мөләт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә зыянга эшләүче һәм кредитланган ТР муниципаль унитар предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен анализлау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә 2018 нче елның II кварталы өчен зыянга эшләүче һәм кредитланган 4 ТР муниципаль унитар предприятиенең: “Автомобиль юларының шәһәр идарәсе” МУП (ТР Әлмәт муниципаль районы), “Алабуга муниципаль районының яшеләндерү һәм төзекләндерү идарәсе” МУП, “Төзекләндерүнең комплекслы идарәсе” МУП һәм “Шәһәр электротранспорты” МУП (Түбән Кама муниципаль районы) эш нәтиҗәләре ясалды, финанс сәламәтләндерү юллары каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча бу предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен контрольдә тотуны көчәйтү турыдакарар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International