Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 437,76 миллион сум салым булмаган табыш керде

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 30 нчы август торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 437,76 миллион сум акча керде. 

Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 67,07  миллион сум - план 76,1 % ка үтәлгән; җирне арендалаудан – 46,27 миллион сум – план 66,3 % ка үтәлгән; сервитуттан – 1,95 миллион сум – план 82,3 % ка үтәлгән; мөлкәтне сатудан – 29,43 миллион сум – план 117,7 % ка үтәлгән; җир сатудан – 5,69  миллион сум акча кергән; мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 60,6 миллион сум табыш кергән– план 98,8 % ка үтәлгән; дивидентлардан – 203,45  миллион сум – план 191,4 % ка үтәлгән; чиста табыш өлешеннән – 22,88 миллион сум - план 98 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International