Казан шәһәрендә бишенче тапкыр “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре” конкурсы старт алды. Ачу тантанасы Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге китапханә бинасында узды.
Конкурс комиссиясе 25 министрлык һәм ведомстводан 54 гаризаны карады. Иң яшь конкурсантка - 24, иң тәҗрибәлесенә - 51 яшь.
2018 нче елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре миинистрлыгы өчен катнашу хокукына министрлыкның кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Хәбибуллин Тимур Рифкать улы һәм бәяләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Миңнеханова Эльвира Фидаил кызы лаеклы булды.
Конкурсның беренче этабында катнашучыларга законнарны белү буенча, Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм нинди дә булса чит тел белү буенча тест үтү тора. Конкурсантлар электрон документ әйләнеше системасында эшли белүләрен дә күрсәтәчәкләр. Шулай ук хезмәт этикеты, төбәк географиясе һәм башка өлкәләр буенча белемнәрен дә күрсәтәчәкләр.
Конкусның икенча этабы октябрь аеның икенче декадасында уздырыачак. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Конституциясе көнне ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов кулыннан бүләкләр алачаклар.