2018 нче елда Татарстан Республикасының махсус торак фонды составындагы 2013 нче елны сатып алынган һәм ятим балаларга бирелгән 265 фатирның 5 еллык найм килешмәсе срогы чыга. Килешмә срогы чыгуга 30 көннән дә соңга калмыйча, тикшерү нәтиҗәләре буенча авыр тормыш ситуацияләре булу сәбәпле ярдәм күрсәтү мөһимлеге булу турындагы мәгълүматлар булмаган очракта вәкаләтле орган найм килешмәсен кире кагу турында карар кабул итә. Мондый ситуацияләрне ачыклау ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында. Кабул ителгән каралар нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы белән фатирлар Татарстан Республикасының махсус торак фонды составыннан чыгарла һәм фатирны биләүче белән социаль найм килешмәсе төзелә. Бу ятим балаларга фатирны хосусыйлаштыруга ярдәм итәчәк.