2018 нче елның 13 сентябре көнне В.Г.Тимерясов исемендәге Казан инновацияләр университеты базасында ТР Бәяләүчеләр союзы Идарәчелеге һәм Квалификацияне күтәрү һәм укыту буенча комитетының киңәйтелгән утырышы уздырылды. инновацияләртор Утырыш катнашучыларын университетның проект- инновацияләр эшчәнлеге ы керткән өлешләре өчен ул Идарәчелек әгъзаләре Фәрит Мусинга, Лена Хәмзинага, Андрей Лисичкинга, Ләлә Идиатуллинага, Дмитрий Захматовка, Тәнзилә Удодка, Партнерлыкның башкарма директоры Олег Булгаковка Рәхмәт хатлары тапшырды. Партнерлыкның Сәүдә-сәнәгать палатасы составына керү турындагы карар нигезендә оешмалар арасында тантаналы рәвештә Килешмәләр имзаланды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуарт Дияров, бу карарның ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев тарафыннан тәкъдим ителүен һәм бу Партнерлыкның яңа үсеш этабына чыгуга этәргеч булачагын билгеләде.
Утырыш барышында Партнерлык составына тагын яңа оешмалар: “Билге” ҖЧҖ, “Куратор” ҖЧҖ кабул ителде. Аннан соң “01.09.2018 торышына күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкалары бәяләре мониторингы” җыентыгын чыгару турындагы һәм аны тарату тәртибе турында карар кабул ителде.
Тәнзилә Удод, Олег Булгаков, Ирина Игнашина бәяләү өлкәсендәге квалификация имтиханнары сораулары буенча чыгыш ясадылар.