Узган шимбә көнне Казан шәһәренең Үзәк стадионы янында Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы – 2018” узды.
Старт алдыннан катнашучыларны Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре Башкарма комитетының физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сәламләделәр.
“Милләтләр кроссы – 2018” Бөтенроссия йөгереш көнендә республика һәм федераль башкама органнар җитәкчеләре йөгерешендә министр вазыйфаларын башкаручы Артур Галиев катнашты. Бөтенроссия спорт чарасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.