22 сентябрь көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Ватан” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышта актив катнашты. Министрлык командасы составында: Олег Масленков, Ислам Ишмаков, Алмаз Мөбарәков, Марсель Минуллин, Тимур Хәбибуллин, Владлен Морозов, Равил Хәсәншин, Зөлфәт Галәүтдинов, Илья Пахмутов, Сергей Спичков һәм Рамил Хәбибуллин катнаштылар. Команданы якларга ярышларга министрның беренче урынбасары Артур Галиев һәм министр урынбасары Рөстәм Шәмеев тә килделәр.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышта ТР Исәп палатасы һәм ТР Авылхуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командалары белән очрашты.
Министрлык командасы югары осталык, ихтыяр көче, чыдамлык күрсәтеп ТР Исәп палатасын отты һәм ярышларның чираттагы этабына үтте.