Муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр буенча эш турында

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2018 елның 1 нче сентябре көненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 1 762 сату-алу эше буенча 1 089 мөрәҗәгать каралды, шуларның 569 сату-алу эше буенча бик әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 1 022 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, кирәкле документлар җитешмәү сәбәпле 171 эш буенча документлар караусыз калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International