Вакантлы вазыйфаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 4 октябре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдуард Дияров җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Стратегик планлаштыру һәм хосусыйлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакантлы вазыйфасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

Конкурста вакантлы вазыйфа урыннарына 4 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча Камалов Риназ Рифат улы җиңеп чыкты.

Җиңүчене яңа хезмәт вазифасы белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International