2012 елның 2 апреле көнне, Татарстан Республикасының шахмат Федерациясе бинасында шахмат буенча ярышлар белән Татарстан Республикасының дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасының башкарма хакимияте аппараты органнары хезмәткәрләренең II Спартакиадасы старт алды.
Ярыш катнашучылары 2 көн рәттән акыл таләп итүче уенда көч сынаштылар. Катнашчыларның берсе билгеләп үтүенчә, шахмат уены - стрессны җиңүнең дә уңай чарасы, икән.
Шахмат ярышларының соңгы этабы – бүген, 4 нче апрель көнне үткәреләчәк.